Сообщение
zuff » 31 мар 2011 00:17
30.03.2011
Провинциядәге сулыкларда балык тоту өчен лицензия алырга кирәк. Спорт-һәвәскәр балык тоту лицензиясе бер елга 27 долларга якын. Балалар (16 яшькә кадәр) һәм өлкәннәр (65 яшьтән алып) өчен лицензия бушлай. Индеецлар өчен дә бушлай.
Балыкның төренә һәм кайсы сулыкта булуына карап, тотарга рөхсәт ителгән сан чикләнгән, көненә ике-өчтән алып, ун-егерме балыкка кадәр. Шулай ук зурлыгы да билгеле чикләрдә булырга тиеш, кечкенәләрен кире суга җибәрү мәҗбүри. Шуңа күрә балыкны җәрәхәтләмәс өчен кармакның ыргагы булмаска тиеш.
Тотылган балык өйгә кайтып җиткәнче аның зурлыгын һәм төрен билгеләп була алырлык хәлдә сакланырга тиеш, ягъни, чистартып, турап куярга ярамый, аннары ничә балык, нинди зурлыкта икәне турында бәхәс булмас өчен. Балыкка берничә тапкыр баргалаган булды, алай тикшерүчеләр очрамады анысы.
Күп күлләргә балыкны җибәреп торалар. Хисапка күрә, 2010 елда провинция буенча 20 миллионнан артык балык җибәрелгән булган.
Лицензияне билгеле бер кибетләрдә яки интернет аша алырга мөмкин. Аны алуга биш-ун минут вакыт китәдер.
Болар спорт-һәвәскәр балыкчылык өчен булган лицензиягә кагыла. Бу һәвәскәр балыкчылык лицензиясе белән тотылган балыкны сатарга да, сатып алырга да ярамый. Ягъни, ул акча эшләүне күздә тотмый, ял итү, хобби буларак карала.
Коммерция өчен балык тотуның тәртибе башка.
Равил Ногманов
Эдмонтон шәһәре
Канада
В штате Альберта годовая лицензия на все водоемы для спортсменов и любителей стоит 27 долларов,детям до16 и пожилым свыше 65 ,индейцам бесплатно.Для каждого водоема оговорено количество изъятой рыбы на рыболова ,от 2-3 до 10-20 штук,недомерков отпускают поэтому крючки строго без бородки .Рыба с водоема вывозится в целом не потрошеном не чищеном виде ,что бы не было не доразумений по виду, количеству ,размерам.Сколько ходил не разу не проверяли.
Постоянно происходит зарыбление водоемов,в2010 году было выпушено свыше 20 мл мальков.
Лицензии продают во всех рыб.магазинах и через интернэт.Рыбу выловленную по этим лицензиям нельзя продавать и покупать,так как любительская рыбалка это не средство обогащения а хобби.
Житель города Эдмонтон
Равил Ногманов.